Алексей Абдурахман улы Корбанов (1925–2004)

Алексей Абдурахман улы Корбанов (1925–2004) – Кызыл Армиянең Эшче-крестьян кызылармиячесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое (1944).

Алексей Корбанов 1925 елның 23 февралендә Ниязбаш бистәсендә (хәзер — Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе Янгиюль районы). Урта мәктәпне тәмамлый. 1943 елның мартында Корбанов Кызыл Армия сафларына чакыру ала. Шул ук елның сентябреннән — Бөек Ватан сугышы фронтларында.

1943 елның сентябренә гвардия кызылармиячесе Алексей Корбанов Дала фронтының 37 нче армиясе 92 нче гвардия укчы дивизиясенең 282 нче гвардия укчы полкының снайперы була. Днепр өчен көрәшкәндә батырлыклар күрсәтә. 1943 елның 30 сентябреннән 17 октябренә кадәр аралыкта, Днепрның көнбатыш ярында Украин ССРның Кировоград өлкәсе Онуфриев районы Дериевка авылы тирәсендә плацдармны басып алу һәм кулда тоту өчен көрәшләрдә катнашып, ул снайпер уты белән дошманның 150дән артык солдат һәм офицерын юк итә. 

СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1944 елның 22 февраленнән гвардия кызылармиячесе Алексей Корбанов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, Ленин ордены һәм «Кызыл Йолдыз» медале белән бүләкләнә.

1944 елда демобилизацияләнгәннән соң, Корбанов Чаллыда яши. Аннан соң Ташкентка күченеп, 1947 елда Ташкент юридик институтын тәмамлый һәм прокуратура органнарында эшли, Ташкентның Фрунзе районы прокурор ярдәмчесе була. Лаеклы ялга чыккач, туган бистәсендә яши. 

Шулай ук Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Чыганаклар:

1. Казаков, Б. Фронтовые дороги челнинцев : посвящается победе в Великой Отечественной войне 1941-1945 / Б. В. Казаков — Набережные Челны, 2005 .— 440 c. : порт.

2. Википедия